Танылган җырчылар Украина танкларын сафтан чыгаручыларга 1әр миллион сум бирәчәкләр

Җырчылар – Россиянең халык артистлары Григорий Лепс һәм Николай Басков Украина кораллы көчләре карамагындагы Көнбатыш илләре танкларын сафтан чыгаручыларга 1әр миллион сум вәгъдә иткәннәр, дип яза StarHit. Танылган җырчылар Петербург халыкара икътисадый форумында шул хакта белдергәннәр. Оборона министрлыгы исә Украина хәрбиләре техникасын юк иткән өчен 50 меңнән 300 мең сумга кадәр премия түлиячәк.

Земляне” төркеме лидеры Владимир Киселев Россия хәрбиләренә матди ярдәм итү тәкъдиме белән “чыккан. Порталда билгеләп үтелгәнчә, Лепс, Басков, шулай ук телевидение тапшыруларын алып баручы Юлия Барановская тәкъдимне хуплаган. “Кулга төшерелгән яки сафтан чыгарылган һәрбер “Леопард” һәм “Абрамс” танкы өчен Оборона министрлыгы белән берлектә премия түләячәкбез”, – дип белдергән Киселев.

“Без Ватаныбыз өчен барысын да эшләргә әзер булучы хәрбиләребезгә ярдәм итәчәкбез”, – дип басым ясап әйткән Лепс.

“Алгы сызыктагы хәрбиләребез бүген безгә шундый форумнар уздыру мөмкинлеге бирә. Иҗат кешеләре буларак, хәрбиләрне җыр белән генә түгел, гражданлык позициябез белән генә түгел, матди яктан да хуплаячакбыз”, – дип билгеләп үткән Басков.

Лепс һәм Басков Донбасска, концертлардан тыш, гуманитар ярдәм белән дә барган. Алар инде берничә тапкыр махсус хәрби операциянең максатларын һәм Россия хакимияте сәясәтен хуплап чыккан.


Фикер өстәү