Зиннәтулла Билалетдинов “Ак барс” белән яңа килешү төзеде

Зиннәтулла Билалетдинов киләсе сезонда да “Ак барс”ның баш тренеры вазыйфасын башкарачак. Ул Казан клубы белән 1 елга килешү төзегән. “Яңа килешү төзү турында карар кабул итү җиңел булмады. Команда белән ярты ел эшләдем, башлаган эшне төгәллисе килә. Егетләр зур җиңү тәмен татысын дип телим”, – диде баш тренер.

Билгеле булганча, Зиннәтулла Билалетдинов “Ак барс”ка узган сезонда әйләнеп кайтты һәм баш тренер вазыйфасында Олег Знарокны алмаштырды. Казан командасы аның җитәкчелегендә Гагарин Кубогы финалына кадәр барып җитте һәм җиде матчка сузылган сериядә ЦСКАга оттырды. Зиннәтулла Билалетдинов “Ак барс” белән 2009, 2010 һәм 2018 елларында Гагарин Кубогын яулаган иде.


Фикер өстәү