Су сайлау буенча киңәшләр: аны тутыру урыны чыгару урыныннан ерак булмаска тиеш

Эчәр суны инде күптән сатып алырга ияләштек. Шәһәр халкы  – бер хәл, инде хәзер кайбер авылларда яшәүчеләр дә, чишмәбез бик нык известьле булу сәбәпле, бөерләргә ком утырудан куркабыз, дип, аны кибеттән сатып алуны хуп күрә. Ә инде су мәсьәләсенә җәен тагын да күбрәк игътибар ителә. Барыбызның да сыйфатлы, чиста су эчәсе килә бит! Шулай икән, кибетләрдәге су турында нәрсәне белеп торырга? Кайсына өстенлек бирергә? Бу хакта «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» оешмасының туклану гигиенасы, балалар һәм үсмерләр гигиенасы бүлеге мөдире Ренат Мусиннан белештек.

Ике төрле була

Ренат Әсгать улы әйтүенчә, сыйфатына бәйле рәвештә, суга ике категория бирелә – беренче һәм югары категория.

Беренче категориядәгесе – теге яки бу чыганактан алынып, әллә ни сыйфатлы булмаса да, сәламәтлеккә зыян салмый торган су. Әлбәттә, суүткәргечтәгесеннән яхшырак, ләкин югары категориягә дә «тартмый». Эшкәртелгәннән соң анда хлорлы продуктлар калырга мөмкин чөнки.

Югары категориядәгесе – химик, биологик матдәләр белән пычранмаган чыганактан алына торган сыйфатлы су. Табигый составы бай булмаган очракта, тиешле микроэлементлар өстәлергә мөмкин. Мондый суга аерым зур таләпләр куела. Югары категориядәге суны балаларга да кулланырга мөмкин. Аны җитештерүдә углерод диоксиды һәм көмеш кебек консервантлардан (алар балаларның ашказаны-эчәкләренә тискәре йогынты ясарга мөмкин) файдалану катгый төстә тыела.

Табигый су

Моңа җирнең түбәнге катламнарыннан чыгарыла торган артезиан суы керә. Дистәләрчә еллар дәвамында табигый фильтрлар – ташлар арасыннан чистарынып чыга торган яңгыр һәм кар сулары бу. Шул рәвешле су чистарынып кына калмый, бәлки әле файдалы минераллар, макро- һәм микроэлементлар белән дә баетыла. Артезиан суының составы чыганакның нинди тирәнлектә ятуына бәйле. Ләкин су никадәр тирәнрәк ятса, шуның кадәр сыйфатлырак, дигән сүз түгел. Кайвакыт тирәндә ятучы катламнардан зарарлы матдәләр дә эләгергә мөмкин.

Ә инде чишмә суының кайдан чыкканын исә аңлатып торасы юк. Аны барыбыз да белә. Тик яңгырлар һәм язгы ташулар чишмә суының да сыйфатына начар тәэсир итәргә мөмкин. Шуңа күрә аңа гадәттә беренче категория генә бирелә.

Боз суы иң чиста, иң «җиңел» су булып санала. Бозлыкның эрүе нәтиҗәсендә барлыкка килгәнлектән, анда зарарлы катнашмалар һәм тозлар юк дәрәҗәсендә.

Чистарту ысуллары

Теләсә кайсы су шешәләргә тутырылганчы чистартыла. Суны зарарсызландыру өчен хлор кулланылмаска тиеш. Сыйфатлы булып, берничә күрсәткече генә нормадан азрак тайпылса, гап-гади фильтрлар аша үткәрелә. Чистартуның иң киң таралган ысулы – «обратный осмос». Махсус фильтрлар ярдәмендә суны барлык катнашмалардан чистарту дигән сүз бу. Ләкин бер кимчелеге бар: су зарарлы гына түгел, бәлки файдалы матдәләрдән дә арындырыла.

Чистартуның тагын бер ысулы – озонлаштыру. Аның ярдәмендә су микроорганизмнардан чистартыла, шул ук вакытта минераль составы үзгәрешсез кала. Шул ук вакытта озон шешәдәге микроорганизмнарның үрчүен дә булдырмый.

Суны саклау

Эчәр су гадәттә 19 литрлы шешәләргә тутырып сатыла. Шешәсе сыйфатлы материалдан эшләнсә, суга аннан зарарлы матдәләр бүленеп чыкмый. Белгеч әйтүенчә, суны +2…+20 градуста, караңгырак урында сакларга кирәк. Мондый шартлар үтәлсә,  6 айдан 2 елга кадәр бозылмыйча сакланырга мөмкин.

Суны сайлаганда, аның чыганагы һәм категориясенә игътибар итәргә кирәк, дип киңәш итә Ренат Мусин. Иң яхшысы – суны тутыру урынының чыгару урынына туры килүе. Ник дигәндә, ерактан ташыганда, сыйфатына зыян килергә мөмкин. Этикеткасында суның категориясе, чыганагы һәм химик составы күрсәтелергә тиеш.

Югарыда әйтелгәннәрнең һәммәсе шәһәр урамнарындагы киосклардан үзебезнең шешәләргә тутырып сатыла торган суга да кагыла. Бу очракта бигрәк тә шешәгә игътибарлы булырга кирәк. Бер үк шешәдән ярты елдан артыграк файдаланырга ярамый, юкса материалы әйләнә-тирә мохит йогынтысында зарарлы матдәләр бүлеп чыгара башларга мөмкин.

Валентина Семенова


Фикер өстәү