104 килолы җәен тоткан Булат Хәйруллин: “Мондый балык гомергә бер генә эләгергә мөмкин”

Балтач районының Югары Шубан авылында яшәүче Булат Хәйруллин узган ел 24 килолы җәен тоткан иде. Ул вакытта: “Мондый балык елга бер генә эләгә”, – дисә, быел уңышы 4 тапкыр зуррак. Кичә тоткан балыгын бүлгәләп, танышларына өләшеп бетергән дә инде.


– Кама елгасында, ягьни Мамадыш районының Бөрсет авылы тирәсендә тотым. Мондый табышны көтмәгән идем. Әмма зурракны эләктерү теләге бар иде. Адреналин инде бу. Әле дә ышанып бетә алмыйм. Мондый хәл гомергә бер яки бөтенләй булмаска да мөмкин, –ди балыкчы. – Кармак белән тотам мин. Җәенне тартып чыгару өчен ярты сәгатьләп көрәшергә туры килде. 100 килодан артык бит. 60 яшьләп бардыр аңа. Барыбер китер инде бу дип, видеога да төшердем. Тырыша торгач, көймә кырына бау белән бәйләп куйдым. Узып баручы көймәне туктатып, җәенне бергәләп күтәреп салдык. Озынлыгын үлчәмәдем. Өч метрлап бардыр дип уйлыйм. Ни өчен дигәндә, көймәнең озынлыгы шул чама.

Булат әйтүенчә, аңа балык җене кагылган. Кечкенәдән инеш буеннан кайтып кермәгән. Хәзер дә күңеле елгага тартып тора. Тәрәзә кую белән шөгыльләнүче егет буш вакыты чыгуга, Кама, Иделгә китә. Берничә ел элек иптәш егете, якташы 80 килолы балык тоткан. Йөргән аякка мал иярмичә калмый шул.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү