Татарстанда 47 яшьлек ир-атны мирас өчен апасын үтергән

Татарстанда 47 яшьлек ир-ат апасын үтерүдә гаепләнә. Республика Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, Чаллыда яшәүче ир быел яз көне мирас алуга бәйле низаг аркасында туганын үтергән.

53 яшьлек хатын энесе янына килә һәм әти-әнисеннән калган милекне бүлешергә тәкъдим итә. Энесе мирас булып калган фатирда үзе генә яшәгән була. Ике туган арасында низаг чыга һәм исерек ир апасының күкрәгенә пычак белән кадый.

Ир полициягә шалтыратып барысын да сөйләп биргән. Хәзер җинаять эше тикшерелә, ирнең язмышын суд хәл итәчәк.


Фикер өстәү