Рөстәм Миңнеханов белән Михаил Мурашко медицина хезмәткәрләренә яңа фатир ачкычларын тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән бергә Казанның медицина хезмәткәрләренә яңа фатир ачкычларын тапшырды. Бу хакта республика башлыгы Телеграм каналында хәбәр итте.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар һәм санитарларның хезмәте артык бәяләп бетергесез.

«Өй туе белән котлыйм! – ди Рөстәм Миңнеханов.

Моңа кадәралар 1 июньдә ачылган 6 нчы балалар шәһәр поликлиникасының яңа бинасына да килеп киттеләр. Яңартылган бинаны карап чыккач, Мурашко балалар сәламәтлегенә зур игътибар бирелүен һәм бу бик күңелле булуын әйтте..


Фикер өстәү