Рөстәм Миңнеханов белән Михаил Мурашко Казанда балалар сырхауханәсе ачтылар

Татартсан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 6нчы балалар сырхауханәсенең филиалын ачтылар.

Балалар хастаханәсе филиалы торак массив эчендә төзелгән, анда пациентларга  уңайлы  булсын өчен барлык  шартлар тудырылган: уен бүлмәләре, буфет, иркен холллар, ана һәм бала бүлмәсе һәм төзекләндерелгән көтү зоналары. Шулай ук мөмкинлеге чикләнгәннәр өчен дә уңайлыклар тудырырылган.

«Бу – федераль коллегаларыбыз белән бергә республикада гамәлгә ашыра торган обьектларның берсе. Алар шактый күп, без илебез Президенты Владимир Путинга һәм Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинга чын күңелдән рәхмәтле. Без сөйләрлек, горурланырлык нәрсәләр бар, Михаил Мишустинның барлык үгет-нәсихәтләрен кабул иттек һәм техник күрсәткечләргә ирешәчәкбез», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов белән Михаил Мурашко бергәләп  хастаханәне карап чыктылар.

 


Фикер өстәү