23 июнь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара Олимпия көне

Олимпия көне Халыкара Олимпия комитеты карары нигезендә дөньяның барлык илләрендә ел саен июнь аенда уздырыла. Бәйрәмнең максаты – халыкның игътибарын тагын бер тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә юнәлтү, Олимпия идеалларын һәм принципларын пропагандалау.

Нәкъ менә 1894 елның 23 июнендә физик тәрбия проблемалары буенча Парижда узган халыкара конгресста барон Пьер де Кубертен анда катнашучыларны Олимпия уеннарының оештыру нигезләре белән таныштыра.

Берләшкән Милләтләр Оешмасының дәүләт хезмәте көне

БМО дәүләт әгъзалары бу көнне җәмгыять үсеше процессына дәүләт хезмәте әһәмиятен һәм өлешен яктыртучы махсус чаралар оештырырга, дәүләт хезмәткәрләрен бүләкләүләр уздырырга, шулай ук яшьләрнең тормыш мәнфәгатьләрен дәүләт хезмәткәре карьерасы юнәлешендә ориентлаштырырга чакырды.

Балалайка көне

Балалайка көне барлыкка килүне музыкантларның үзләренең генә казанышы дип санарга мөмкин. Бәйрәм рәсми рәвештә теркәлмәгән, әмма музыкаль берләшмәгә бәйрәмне чыгышлар һәм концертлар белән билгеләп үтүгә комачауламый.

Беренче тапкыр Балалайка көнен 2008 елда билгеләп үтәләр. Ул вакытта бәйрәм берьюлы ике юбилей белән бәйле була: инструментны беренче документаль искә алуга – 320 ел һәм балалайка катнашында рус халык уен коралларының беренче милли оркестрын төзүче һәм дирижеры Василий Андреев  балалайка белән танышканга – 125 ел.

Болгар – ЮНЕСКО исемлегендә

2014 елда оешманың 38 нче сессиясе карары белән Болгар комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертәләр. ЮНЕСКО исемлегендә Болгар 1002 нче объект булды.

 

Журналистлар йорты

2000 елда Казанның Тельман урамында «Перельштейнның төп йорты» буларак билгеле утарында Татарстан Журналистлары йорты ачыла. «Кадерле журналистлар, безнең бурычыбыз – туган республикабызга, күпмилләтле халыкка хезмәт итү», – дип яза республиканың Беренче Президенты Минтимер Шәймиев мөхтәрәм кунаклар китабында. 11 елдан соң Журналистлар йорты Декабристлар урамына күченә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү