Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләре советы булдырды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүче гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча совет төзеде. Карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

«Татарстан Республикасы территориясендә Милли социаль инициативаны гамәлгә ашыру, төбәк социаль стандартын кертү һәм Татарстан Республикасы халкының социаль хезмәтләр сыйфатыннан канәгатьләнү дәрәҗәсен күтәрү максатларында», – диелә документта.

Совет алдында торган төп бурычлар арасында Татарстан Республикасында социаль өлкәдә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру өстенлекләре буенча тәкъдимнәр формалаштыру, бу өлкәдә законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү, шулай ук өстенлекле проектларны һәм аларның нәтиҗәләрен карау, төбәк социаль стандартын эшләүдә һәм кертүдә ярдәм итү һ. б. бар.

Совет рәисе итеп Рөстәм Миңнеханов, аның урынбасары итеп Татарстан Республикасы вице – премьеры Ләйлә Фазлыева билгеләнде. Шулай ук составка Төзелеш министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Хезмәт министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика Яшьләр министрлыгы һ. б. җитәкчеләре керде.

 


Фикер өстәү