Мәгариф министры бакчадагы бер сабыйны бүлмәгә ябып тотуга карата үз фикерен белдерде

Казандагы бер хосусый бакчада бер сабыйны кирәк яраклар сакланыла торган бер бүлмәгә ябып тотканнар иде. Казанда узган мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әлеге күңелсез очракка үз фикерен белдерде.

– Без моңа юл куймаска тиеш. Белем һәм тәрбия бирелмәгән андый хосусый бакчаларны бакча дип әйтергә ярамый. Бу мәгариф системасына тап төшерә, –диде министр.
Министр әйтүенчә, мондый очраклар әти–әниләрнең сабыйларын лицензиясе булмаган бакчаларга бирүе нәтиҗәсендә килеп чыга. Дәүләт оешмаларында белем һәм тәрбия бирелә. Ә мондый бакчаларда балаларны карап тору гына каралган. Бу – икесе ике әйбер. Әти-әниләр балаларын калдырып китәләр, анда ашата–эчертәләр, әмма тәрбия мохите юк. Димәк, без балаларны саклап торырга гына калдырган булып чыгабыз.
Хосусый оешмалар лицензия алу өчен мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ә моның өчен бакчада барлык шартлар да тудырылу шарт. Анда белгечләр дә, ашханә дә, видеокамера һәм башкасы булырга тиеш. Хосусый бакча оештыру зур җаваплылык дигән сүз.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү