Сабыйларга бакчаларда урын җитәме?

Лаеш, Питрәч, Биектау районнарыннан кала барлык район һәм шәһәрләрдәге сабыйлар бакчаларда урынннар белән тәэмин ителгән. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Казанда узган мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә әнә шулай дип белдерде.

Хәзерге вакытта Татарстанда 1,5 яшьтән 7 яшькә кадәрге 200 мең сабый барлыгы 2 меңгә якын бакчага йри.
– Алда санап үтелгән өч районда торак комплекслары кызу темплар белән төзелә. Шуңа күрә бакчаларда урыннарга ихтыяҗ бар. Әлеге проблеманы хәл итү өчен, әти-әниләргә сабыйларын үзләре белән Казанга йөртергә тәкъдим итәбез, –диде Минзәлия Закирова. –Татарстан бакча һәм мәктәпләр төзү буенча алдынгы урында санала. Быел 4 бакча һәм мәктәпкәчә белем бирү урыннары булдырылган 4 мәктәп төзелә. Яңа уку елында яңа бакчаларга 1180 бәләкәч килер дип көтелә.
Урынбасар балаларны бакчага туплау мәсьәләсен озак сузмаска, юллама алган барлык сабыйларны 1 сентябрьгә кабул итәргә кирәклеген кисәтте.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү