Сөенечле яңалык: әниләр балаларына яшь ярым булганчы эшкә чыкканда пособие түләнәчәк

Әниләрне сөендерделәр. Россия Президенты Владимир Путин яшь ярымга кадәр бала белән өйдә утыручы хатын-кызларга билгеләнгән айлык пособиене, вакытыннан алда эшкә чыксалар да, ничек бар шулай түләргә тәкъдим итте. Бишектәге сабый эшкә комачау итми икән, бигайбә! Белгечләр исә бер кат кискәнче, җиде кат уйларга киңәш итә. Кечкенә балалы хезмәткәрдән ни файда?

Казанда яшәүче Әминә Шәрәфиева тугыз айлык кызы белән декрет ялында утыра.

– Башкаладагы зур сәүдә үзәкләренең берсендә директор урынбасары булып эшләдем. Хәзер декрет ялында. Әмилә – безнең беренче балабыз. Яшь ярымга кадәр аена 23 мең сум чамасы пособие алам. Гаиләдә ике кеше өйдә утыруын исәпкә алсаң, бу – күп түгел, әлбәттә. Декрет ялына китәр алдыннан: «Тиз генә бәби табам да, кызымны әниемә калдырып, ярты көнгә кире эшкә чыгам», – дип хыялланган идем. Кем әйтмешли, йөк әле дә шул урында. Баланың мең төрле мәшәкате бар икән шул, – ди яшь әни.

Петербург халыкара икътисадый форумында чыгыш ясаганда, Владимир Путин бер яшь ярымга кадәр билгеләнгән пособиене, шулай ук бердәм бала акчасын (ул өч яшькә кадәр бала тәрбияләүче гаиләнең кереме төбәктәге яшәү минимумыннан түбән булганнарга 12 айга билгеләнә. – Ред.), гаиләнең матди хәле үзгәрүгә дә карамастан, түләү вакыты беткәнче ничек бар шулай калдырырга тәкъдим итте.

– Югыйсә, гаиләнең кереме бераз булса да арттымы, дәүләттән матди ярдәм чарасының күләме кими яки аны гомумән түләми башлыйлар. Димәк, әти-әниләргә тагын да тырышыбрак эшләү отышсыз. Болай булырга тиеш түгел. Социаль түләүләр хезмәт хакы белән беррәттән, керем чыганагы булып торырга тиеш, – диде Илбашы.

Әйткән сүз – аткан ук. Россия Хезмәт министрлыгы гамәлдәге кануннарга үзгәрешләр әзерләгән инде. Кечкенә балалы әниләргә кайчан һәм ничек эшкә чыгарга мөмкин икәнен дә аңлатканнар. «Яшь ярымга кадәр бала караган өчен пособие  ул – иминият түләве. Аның күләме бала туганчы ике ел алган хезмәт хакының күләменә бәйле һәм ул бу акчаның 40 процентын тәшкил итә. Хезмәт кодексы нигезендә, дәүләттән матди ярдәм алучы әти яки әни вакытыннан алда тулы көнгә эшкә чыккан очракта, бу түләү туктатыла, – дигән Россия хезмәт министры Антон Котяков. – Президент тәкъдиме нигезендә, киләчәктә пособие түләгәндә гаиләнең матди хәле үзгәрү исәпкә алынмаячак. Мәсәлән, кечкенә балалы әни декрет ялы чорында башка урында эшләп торса да, аның төп эш урыны сакланачак».

Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов фикеренчә, яңалык әниләрне сөендерәчәк.

– Пособие хисабына гына гаиләне артык тәэмин итеп бетереп булмый. Бала табучы хатын-кызлар арасында яхшы акчалы урында эшләүчеләр дә бар бит. Мондый әниләр яңалыкны хуплаячак, дип саныйм. Эшкә чыгарга мөмкинлегең булса, акчаның артыгы юк бит аның. Эш урынын югалтудан куркып, декрет ялын әнисенә, якын туганына рәсмиләштерүчеләр, аннан китеп, баланы үзләре генә үстерүче әниләр дә бар. Закондагы үзгәрешләр, беренче чиратта, аларга ярдәм итәчәк. Гомумән, бу – дәүләт тарафыннан уйланылган адым дип саныйм. Кечкенә балалы хезмәткәрләр белән генә ерак китеп булмый, әлбәттә. Гүзәл затларны үпкәләтәсем килми. Ир-ат буларак фикер йөртәм: хатын-кыз күбрәк өйдә булырга, бала тәрбияләү белән шөгыльләнергә тиеш. Тик тормыш булгач, төрлесе була. Шуңа күрә бу гамәлнең файдасы тиячәк. Өйдә утыручы хатын-кызларга пособие түләгәннән дәүләт күп акча югалтмый. Бу демографик вазгыятьне дә яхшыртырга мөмкин, – ди белгеч.

Рәсми мәгълүматларга караганда, 2022 елда илдә 1,7 миллион кеше бала караган өчен айлык түләү алган. Алар арасыннан 142 мең кеше (8,4 проценты) дәүләттән бирелгән матди ярдәм акчасына гына өметләнеп утырмыйча, тулы булмаган эш көне шартларында хезмәт тә иткән. Алга таба бәбиле эшчеләр саны артырмы? Монысын вакыт күрсәтер. Әмма илдә эшче көчләр җитмәве беркемгә дә сер түгел. Ә эшсезләр хатын-кызлар, бигрәк тә 40тан яшьрәкләр арасында күп, ди белгечләр. Мәсәлән, Росстаттан алынган саннарга караганда, 2021 елда бер бала тапкан хатын-кызларның – 85, ике бала үстерүчеләрнең – 78, ә өч бала әниләренең 63 проценты рәсми рәвештә эшләгән.

Балалар психологы Венера Касыймова исә, сабый һәм эш арасында алтын урталык булырга тиеш, ди.

– Статистика мәгълүматларына караганда, бүген эшләүче әниләрнең 90 проценты, балага тиешле игътибар бирә алмыйм дип, үзен гаепле хис итә. Белгеч буларак шуны әйтәсем килә: хатын-кыз эшләүдән куркырга тиеш түгел. Балага аның янәшәсендә көн буе утыру түгел, җылы мөнәсәбәтләр кирәк. Тик мәсьәләнең икенче ягы да бар: бүген күп кенә хатын-кызлар, карьера ясыйм дип, бишектәге баланы калдырып, тизрәк эшкә чыгарга омтыла. Сабыйга няня яллау, нәниләр бакчасына йөртүнең кыйммәткә төшүен дә уйлап тормыйлар хәтта. Баланы карауның бер сәгате уртача 250–300 сум, коммерцияле бакчаларда түләү исә аена 18–20 мең сумнан башлана бит. Иң яхшысы – ике яшькә кадәр сабый әнисе янында булырга тиеш, – ди балалар психологы.

Мария ФИЛИНА, Гаиләләрне яклау оешмалары ассоциациясе рәисе:

– Яңалыкны хуплыйм. Әмма Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү белән беррәттән, дәүләт балалар бакчаларында нәниләр төркемнәре булдырырга һәм аналар, чынлап та, дәүләт ярдәменнән файдалана алсын өчен, сабыйларны канун нигезендә бакчада урын белән тәэмин итәргә кирәк. Әлегә исә ил төбәкләрендә өч һәм аннан өлкәнрәк балаларга да бакчада урын җитми.

Кечкенә баласы булган хатын-кызларга эш урынында нинди ташламалар каралган?

Булат ЗАКИРОВ, «ВТ» юристы:

– Россия Хезмәт кодексы нигезендә, бер яшь ярымга кадәр баласы булган хатын-кыз, элеккеге вазыйфасын башкара алмаган очракта, гариза нигезендә башка эшкә күчә ала. Шулай ук, 3 сәгать саен бала имезергә кимендә 30 минутлык өстәмә ял да бирелергә тиеш. Ул төшке аш вакытына өстәлергә яки берләштерелеп, эш көне башына яки ахырына күчәргә мөмкин. Мондый ял өчен гадәттәгечә түләнә.

Өч яшькә кадәрге баласы булганнар тулы булмаган эш көне алып яки читтән торып эшли ала. Командировкага җибәрү, төнлә яки ялларда эшкә чыгу кебек мәсьәләләр фәкать кечкенә баласы булган хатын-кызның рөхсәте белән генә хәл ителә. Эш стажына карамастан, бала белән өйдә утыруга бәйле отпуск тәмамланганнан соң, яшь әниләргә түләүле ял бирелергә тиеш.

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү