Еламаган балага… бирмиләр

Чуаш, удмурт, мари, мордва халкы белән безне нәрсә берләштерә? Уртак Ватаныбыздан тыш, барыбызда да бер теләк телне, гореф-гадәтләрне, гомумән, милләтне югалтмаска иде. Марат Әхмәтов сүзләре белән әйтсәк, татарларга бераз җиңелрәк, ә менә саны аз булган халыкларга тагын да күбрәк тырышырга кирәк. Аларны аеруча нәрсә борчый соң?

Бу сорауга җавапны Аксубайда Татарстанда яшәүче милләтләр вәкилләренең туган телләрен саклау мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәдә табарга тырыштык. Мондый чараның Чистайда узганы бар иде инде. Бу очрашулар нигә кирәк соң? Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов сүзләреннән аңлашылганча, алар хакимият белән халык арасында үзенә күрә күпер сала, төрле милләт вәкилләренең ихтыяҗларын, теләк-тәкъдимнәрен тыңлау комиссиянең алдагы планын күзалларга ярдәм итә.

– Мари, удмурт, чуаш һәм мордва халыклары белән үзләре төпләнеп яши торган җирлекләрдә очрашабыз. Бу милләт вәкилләрен, аларның телләрен, гореф-гадәтләрен сакларга хакимият ничек итеп ярдәм итә ала? Менә шуны ачыклыйсы иде. Һәр милләт үзен үзе дә сакларга тиеш бит, уянып бетмәгәннәрне уятып булыр дип өметләнәбез, – диде комиссия җитәкчесе.

Ә Татарстанда элек-электән гомер кичерүче милләт халыкларының хәлләре күкрәк киереп мактанырлык түгел. Беренчедән, татарлар гына түгел, сан ягыннан чуашлар да, удмуртлар да, марилар да, мордвалар да елдан-ел кими. 2010 ел белән чагыштырып караган аерманы таблицадан күрә аласыз.

 

Милләтләр 2010 елдагы саны 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча саны
чуашлар 160 мең 90 мең
удмуртлар 23 мең 21 мең
марилар 19 мең 16 мең
мордвалар 19 мең 12 мең

 

Башкаларның чыгышларын тыңлаганчы, комиссия җитәкчесе үз тәкъдимнәрен дә җиткерде. Әйтик, өч ел дәвамында «Татар сүзе» бәйгесе уздырыла. Бар да сүздән башлана, дигән кебек, шушындый ук бәйгеләрне башка телләргә дә багышларга була. Һәм кирәк тә, ди Марат Әхмәтов. Шуларны оештырырга кеше генә табылсын…

Утырышта милли мәгарифкә кагылышлы проблемалар да кат-кат телгә алынды. Шул ук дәреслекләр дисеңме, телне үзлектән өйрәнергә мөмкинлек бирә торган китаплар, махсус электрон чаралармы – барысы да мөһим. Шулай ук республика мәктәрләрендә чуаш, удмурт, мари һәм мордва телләренең 100 махсус сыйныфы бар.

– Аларны тагын да камилләштереп, тел өйрәнү өчен уңайлы мохит булдырырга ниләр җитми? Без барлык теләкләрегезне үтәргә әзер. Акча кызганмыйбыз, ул сыйныфларны алтынга төрергә әзер. Балалар бакчалары белән дә шул ук хәл, – диде бу җәһәттән Марат Әхмәтов.

Кызганыч, башка чыгыш ясаучылар, алда аталган проблемалардан читкәрәк китеп, күбесенчә үзләренең ничек яшәве, уздырган чаралары һәм бәйрәмнәре турында хисап тотты. Чыгышларның күбесе «Телне һәм милләтне без әнә шулай саклыйбыз» рухында булды. Алда саналган милләт телләрендә дәреслекләр булмавы, туган тел укытучылары җитмәве кайбер чыгышларда гына телгә алынды. Татарстанның чуаш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе урынбасары Константин Малышев: «Безгә менә шундый китап кирәк иде», – дип, конкрет үтенечен дә җиткерде. Әмма проблемалар турында фикер алышу барыбер дә җитмәде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков та «Еламаган балага имчәк каптырмыйлар» мәкален искә төшерде.

– Беренче чиратта, район башлыкларыннан яңа кадрлар әзерләү мәсьәләсен контрольгә алуларын сорыйбыз. Туган телләрдән имтихан биргән балалар белән эшләргә кирәк. Аларны укыту, соңыннан районга кайтару җаен карарга. Тел өйрәнү буенча электрон ресурсларга килгәндә, милли республикалар белән берлектә эшләргә була. Бу өлкәдә Башкортстанның тәҗрибәсен аерып әйтер идем. Аннан соң, булган мөмкинлекләрдән дә файдаланырга кирәк. Без очрашып торабыз, күп нәрсәне үзебез тәкъдим итәбез. Ләкин үзегезгә дә сорарга, тәкъдим итәргә кирәк, – диде ул.

Марат Әхмәтов исә район башлыкларына булган проблемаларны янә бер кат барлап, хисап тапшыру өчен бер айлап вакыт бирде.

– Теге яисә бу милләт вәкилләре күпләп яши торган авылларга, милли мәктәпләргә, балалар бакчаларына чыгып, актив халык белән фикер алышып, булган кимчелекле якларны барласагыз иде. Аннары республика дәрәҗәсендә хәл итәр идек. Без моңа игътибар итми кала алмыйбыз, – диде ул, утырышны йомгаклап.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү