Илсур Һадиуллин: «Бакча ул – югары математика белән шөгыльләнү, чит телләрне өйрәнү урыны түгел»

Казанда узган мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әнә шулай дип белдерде.

– Бакчада бала уйнасын, яшьтәшләре белән аралашсын, төрле яктан үссен. Анда ул югары математика, кытай, инглиз телләрен өйрәнү белән шөгыльләнмәсен. Кайбер бакчаларда әти-әниләр сабыйларын хәтта 5–6шар түгәрәккә бирә. Бу – дөрес хәл түгел. Түләүле хезмәтләр күрсәтелсен, әмма ул сабыйларга зыян китерерлек булмасын. Өчәр түгәрәктән арттырмагыз! –диде Илсур Гәрәевич, бакча мөдирләренә әлеге хәлне контрольгә алырга кушып.

Министр әйтүенчә, әти-әниләр бакчага өмет белән килә. 2–3 яшьлек сабый әле юньләп сөйләшә дә алмый, аңа инде инглиз теле кирәк. Башта сабый үз телендәге кимлекләрне бетерүгә мохтаҗ. Шуңа күрә коррекцион төркемнәр булдырыла. Балаларны сакларга кирәк.

– Без бүген белем бирүнең рухи кыйммәтләре турында сөйләшәбез. Сабыйлар туган ягын, илен, әти-әниләрен яратырга өйрәнсен. Менә шулар мөһим, – диде министр. – Без аларга түгәрәктә 40–45 минут түләүле хезмәт күрсәтәбез. Хезмәт күрсәтү дигән сүзне онытыгыз. Менә шуңа күрә безне, тәрбия белән шөгыльләнмисез, дип сүгәләр дә инде. Сабыйлар Даша, Маша, Ләйсән, Ләйлә кебек курчаклар белән уйнасын. Менә бу – тәрбия. Байден, Карлсон, Шольц исемлесе белән түгел. Вазгыятьне төзәтергә кирәк. Совет заманындагы белем бирү системасында берәү дә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнмәде, рухи кыйммәтләр бәяләнде. Менә шундагы иң яхшы тәҗрибәләргә таяныйк. Балалар безнең амбицияләр аркасында газап чигәргә тиеш түгел.


Фикер өстәү