Ярославль өлкәсе илдә беренче булып яңа төрле штраф керткән

Ярославль өлкәсе хакимияте җәмәгать урыннарында төкергән өчен штраф керткән. Алар моны илдә беренче һәм дөньяда өченче булып эшләгәннәр. Казахстанда моның өчен 2,9 мең сумнан, ә Сингапурда 63 мең сумнан штраф каралган. Ярославль өлкәсендә беренче хокук бозу өчен мең ярым, кабат төкерү очрагында өч мең сум түләргә туры киләчәк.

«Менә без Административ хокук бозулар турында яңа Кодекс кабул иттек. Ярославль өлкәсе илдә беренче һәм дөньяда өченче булып төкерү өчен җаваплылык керттек < > > без илдә беренче, һәм дөньяда бездән тыш ике илнең генә мондый административ җаваплылыгы бар: Сингапур һәм Казахстан. Һәм менә хәзер өченче ил барлыкка килде — бу Россия Федерациясе», — дип белдерде өлкә губернаторы Михаил Евраев.

Җаваплылыкның яңа формасы «административ хокук бозулар турында» региональ законда барлыкка килде.


Фикер өстәү