Россия Президенты Владимир Путин эш сәфәре белән Дагыстанга китте, көннең икенче яртысын ул анда үткәрәчәк. Бу хакта журналистларга Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков сөйләде.
Дәүләт башлыгы планнарында — Төньяк Кавказ федераль округында туризмны үстерү буенча киңәшмә уздыру, диде ул.
«Владимир Путин Дагыстанга командировкага оча. Көннең икенче яртысында ул анда эшләячәк. График тулаем план буенча бара», — дип китерә РИА Новости Песков сүзләрен.