Татарстанда хатын-кыз онлайн авиабилетлар сатып алганда 100 меңгә якын акчасын югалткан

Казанда яшәүче хатын-кыз, авиабилетларны онлайн сатып алганда, зур суммадагы акчасын югалткан, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча матбугат хезмәте.

Хатын-кыз интернетта авиабилетлар сату буенча отышлы тәкъдим тапканын сөйләде. Ул билет сатучы белән языша башлый, сылтама буенча сайтка күчә һәм карта реквизитларын кертә. Акча күчергәннән соң, ул тиешле билетларын ала алмаган. Зыян суммасы 97 мең сумнан артык.

Хәзерге вакытта хокук саклау органнары алдау турында җинаять эше кузгаткан. Җинаять корбаны булмас өчен ведомствода таныш булмаган кешеләрдән килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәклеген искәрттеләр.

 


Фикер өстәү