Рөстәм Миңнеханов Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгындагы дәүләт хезмәткәрләре санын арттырган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында эшләүче дәүләт хезмәткәрләре санын арттырган. Бу хакта указ имзаланган.

Документ нигезендә, ведомствода вазифалар саны алты берәмлеккә (124тән 130га кадәр) арттырылачак. Әлеге үзгәрешләр «Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эшчәнлеген камилләштерү максатыннан» кертелә.

 


Фикер өстәү