Сәйдә Мөхәммәтҗанова сөенечле яңалыгы белән уртаклашты

Яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова социаль челтәрләренең берсендә сөенечле яңалыгы белән уртаклашты. “Бүгеннән мин Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятенең дипломлы белгече!” – дип язган ул.

Сәйдә көллиятне кызыл дипломга тәмамлаган. “Зур рәхмәт хөрмәтле укытучыларыма, безгә биргән кыйммәтле белемнәре өчен!” – дигән ул.

Сәйдәне без дә котлыйбыз, алдагы тормышында уңышлар телибез!


Фикер өстәү