Чирмешән башлыгы: «Эшләгән кешене яратам»

Чирмешән районы үзгәрештә! Бер якта төзелеш бара, икенче якта юл ясыйлар. Бүген Чирмешән районы ничек яши? Авылларга яшьләр кайтырмы?  Яңа башлык киләчәктә районны ничек итеп үзгәртергә тели?  Шушы һәм башка яңалыклар турында хакимият башлыгы Рамил Әйбәтов белән сөйләштек. Яңа җитәкченең әлеге вазыйфага билгеләнеп куелганына бер ел да юк әле. Районны өйрәнеп, кимчелекләрне барлап, хаталарны төзәткән чагы.

– Рамил Тәлгатович, янәшәгезгә көчле команда туплагансыз. Кадрларны ничек сайлап аласыз? Булачак хезмәткәрнең нинди сыйфатларына игътибар итәсез?

– Беренчедән, мин кешене эшкә алганда, аның мәктәптә ничек укыганына игътибар итәм. Һәрвакыт аттестатын карыйм. Институтта ничәле алганы мөһим түгел. Ә менә мәктәптә куелган билгеләр аша кешенең тырышлыгын, үҗәтлеген белеп була. Акыллылар белән эшләү күпкә җиңел. Икенчедән, хезмәт кенәгәсенә күз ташлыйм. Ул – лакмус кәгазе белән бер. Кеше бер урында озак еллар эшләсә, димәк, аны курыкмыйча эшкә алырга була. Әгәр ул тегеннән монда күчеп йөри икән, ышаныч юк. Ул синдә дә озак эшләмәячәк. Моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Бервакыт бер бүлек җитәкчесенең сүзен тыңлап, андый кешене эшкә алдык. Нәкъ минемчә булды. Күчеп йөргән хезмәткәр монда да озак эшләмәде. Кайчак хаталар да кирәк. Шуларга карап, тәҗрибә туплыйсың.

– Районга килгәч, иң элек нәрсәне үзгәртергә булдыгыз?

– Җитәкче итеп билгеләгәндә, районның хәле мактанырлык түгел иде. Район республикада авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча – 33, спорт буенча – 41 нче урында. Шуларга игътибар иттем. Терлекчелекне алга җибәрү өчен шартлар, мөмкинлекләр кирәк.  Спортта исә үҗәтлек, тырышлык белән зур үрләргә ирешергә була. Әнә шуны уйлап, спорт өлкәсендә шактый үзгәреш булды. Кайбер җитәкчеләр дә алышынды. Төптән тотындык. Эшләмичә генә бернигә дә ирешеп булмый. Спорт дигәннән, район халкына мөмкинлекләр булдырдык. Бассейнга һәркем йөри алсын дип, абонементлар керттек. Тирә-як районнардагы бәяне белештек тә, бераз күтәрдек. Олыларга – 130, балаларга 20 сум иттек.  Әгәр инде ай буена алдан алып куйсаң, бассейнда  бер йөзгән өчен 83 сум гына түлисең. Әлбәттә, халык арзанракны сайлый. Бу инде ике якка да файдага.

Районда чисталык аксаган иде. Шуңа зур игътибар бирә башладык. Тәртип бәдрәфтән башлана дип уйлыйм.  Районда экология буенча белгеч бар. Ул бар нәрсәне күзәтеп тора. Хәтта миңа да штраф сала ала. Миңа монда начар эшләргә ярамый. Чирмешән – минем туган җирем. Бәркәтәнеке мин.

– Район балалары өчен җәйге лагерь ачкансыз икән. Киләчәктә бу юнәлештә тагын ниләр эшләмәкче буласыз?

– Ул лагерь ташландык иде. Уйлаштык та, үз балаларыбыз өчен җәйге ял йорты ясарга булдык. Бар җитәкчеләр белән бергәләп тотынгач, бу лагерь тиз төзелде. Анда балалар өчен дә, яннарына килгән әти-әниләренә дә уңайлыклар тудырдык. Үзем дә барып күрдем. Бик матур урында урнашкан. Сабыйларның үз җирендә ял итүенә җитми инде! Киләчәктә без бу лагерьны ел әйләнәсе эшли торган итәргә җыенабыз. Моның өчен барлык шартлар да бар. Балалар – безнең киләчәк. Алар өчен башкарылган эшләр күп булырга тиеш.

– Үз районыңа кайтып, җитәкче булып эшләү җиңелме, әллә киресенчәме?

– Төрле чаклар була. Мин бит бу вазыйфага үзем сорап килмәдем. Республика җитәкчелеге ышаныч белдергән икән, мин аны акларга тиеш. Юлсыз җиргә юл салу җиңел булмас. Әмма булдыра алганча, Чирмешәнем өчен тырышырмын. Шөкер, бер дулкында бергә эшләүче хезмәткәрләрем бар.

Районда эшлисе эшләр күп иде. Иң элек җирләрне арендага бирү мәсьәләсен катлауландырдык. Икенче төрле әйткәндә, тәртипкә салдык. Килешүгә җирне карап тоту, ашлау кебек шартлар керттек. Әгәр болар үтәлми икән, җирне кире алабыз. Һәрнәрсәнең хуҗасы булырга тиеш. Хуҗа булган җирдә генә тәртип бар. Яшермим, эшләгән кешене яратам. Андыйларга өстәмә премия дә кертелә. Районның һәр тармагы, шулай ук бюджеты да контрольдә булырга тиеш дип саныйм. Шулай эшләгәндә генә район алга китәчәк.

– Чирмешәнгә туристларны җәлеп итәрсезме?

– Андый уй бар. Әмма иң элек күзгә ташланып торган кимчелекләрне төзәтергә кирәк. Татарстан Рәисе районга килгәч, иң проблемалы юллардан йөрдек. Ул үзәкне дә күрде. Әкренләп аны төзекләндерәбез. Мин эшкә килгәндә районны чүп баскан иде. Баксаң, дүрт район чүбен безгә ташлаганнар. Әкренләп бу проблема да хәл ителә. Мамадышка барып, чүп төяү станциясен карадык. Үзебездә дә шуны төземәкче булабыз. Тәртип булгач, курыкмыйча кунак чакырып була. Бездә тарихи урыннар да җитәрлек. Бер маршрут ясарга ният бар.

– Авылларда хәлләр ничек? Аларның киләчәге бармы?

– Әле өмет бар. Авылларны ничек тә саклап калып булыр дип уйлыйм мин. Дөрес, өйдә бәдрәф ясап кына авылларга кеше кайтарып булмый, моның өчен матди ярдәм кирәк. Халыкка авылда яшәү отышлы булырга тиеш. Шәһәрдән күчеп кайтсыннар өчен махсус программалар кирәк. Әйтик, әгәр гаиләгә ай саен 15 мең сум күләмендә акчалата ярдәм була икән, әлбәттә, ул авылны сайлар иде. Авылда яшәүчеләр өчен ташламалар кирәк. Әйтик, ут өчен субсидия билгеләргә була. Авылларны колхозлар да саклар иде. Элек бит шулай булды. Районда 15 авыл хуҗалыгы оешмасы бар иде. Аларның һәрберсендә 100дән артык кеше эшләде. Менә сиңа 1500 кеше дигән сүз. Колхоз бетүгә бөтен система җимерелде. Элек авыл хуҗалыгының һәр юнәлешендә фәнни үзәк бар иде. Бөтен әйбер планлаштырылып эшләнде. Дәүләтнең күпме ашлык сатып аласы да билгеле иде. Әнә шул системага салу җитми.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү