Авыр эш вакытында бил тотса, үтәли җил бәрсә, ни эшләргә?

Күбебез җәйге чорны бакчада уздыра. Ә анда һәркөнне һәркемгә эш җитәрлек. Эшкә алданып, еш кына сәламәтлек тә онытыла. Җәй көнне бакчада эшләгәндә нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Авыр эш вакытында бил тотса, үтәли җил бәрсә, ни эшләргә? Казанның 21 номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Регина Галиуллина бу уңайдан киңәшләрен бирде.

Көтеп алган җәй ялы белән генә түгел, бакча эшләре белән дә күңелгә якын. Күпләр анда чакта бөтен авыруларым онытыла, ди. Әмма алар турында һич кенә дә истән чыгарырга ярамый. Җәйге чорда бакчада казынганда радикулит, артроз кебек чирләрдән интеккән, инсульт, инфаркт кичергән кешеләргә аеруча сак булырга кирәк. Бу чорда кан басымы күтәрелү, эссе кагу, эч китү очраклары да арта.

Кояш иң нык кыздырган көндезге сәгатьләрдә бакчада эшләмәү хәерле. Моның өчен иртәнге һәм кичке сәгатьләрдән дә яхшысы юк. Төгәлрәк әйтсәк, бакчада иртәнге сәгать унга кадәр һәм кичке сәгать дүрттән соң эшләү хәерле. Эсседә эшләгән очракта да ара-тирә күләгәдә ял иткәләп, чамасын белеп кенә тир түгү хәерле. Урамда артык бөркү яки дымлы булган көннәрдә дә бакча эшләрен кичектереп торырга киңәш ителә. Ник дигәндә, андый чакта эссе сугу ихтималы икеләтә арта.

– Урамга чыгар алдыннан кояштан саклый торган крем сөртергә онытмагыз. Аның саклау дәрәҗәсе 50дән ким булмасын. Онытмагыз: җәй көне хәтта болытлы көнне дә кояш ашый. Шуңа күрә, көн болытлы, дип тынычлап, кояштан саклаучы крем сөртмичә йөрергә ярамый. Бакчада эшләгәндә бигрәк тә.

 Бакчада баш киемсез эшләмәгез. Җәйге челләдә бакчада эшләгәндә киҗе-мамык тукымадан тегелгән киемнән йөрегез. Синтетик материаллар тирләтә, һава йөртми, нәтиҗәдә хәлне ала.

Көн дәвамында чиста су эчеп торыгыз. Җәйге челләдә кофеинлы, баллы, газлы, исерткеч эчемлекләрдән баш тарту хәерле. Чиста су эчәргә яратмаган кеше лимон телеме салынган салкын кара яки яшел чәй эчә ала. Эсседә сыеклыкны күпме эчсәң дә, куркыныч түгел. Җәен чиста суны пыяла савытта сакларга кирәк. Кояш кыздырганда пластик шешә җылына һәм аның составындагы зарарлы матдәләр суга да күчәргә мөмкин.

 Бакчада эшләгәндә бил тотса, арка авыртса, авыртуны баса торган мазь, гель ярдәмгә киләчәк. Энәле паласка (Кузнецов аппликаторы) яту да ярдәм итә. Ул мускуллар киеренкелеген бетереп, авыртуны басачак. Махсус күнегүләр дә ясый аласыз.

Бакчада эшләгәндә хәле авырайган кешене иң элек салкынча урынга күчерергә кирәк. Андый чакта башта кешенең тән температурасын үлчисе. Тәненә салкынча су сиптереп алырга, салкынча компресс куярга мөмкин. Кеше аңын җуйса, көзән җыера башласа, кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк.

 Бакча чорында эш белән ялны чиратлаштырырга онытмагыз. 15–20 минут эшләгәч, бераз ял итеп алырга  кирәк.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү