Рөстәм Миңнеханов танылган блогердан татар ашлары турында китап язуны сораган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулинар, танылган блогер Сталик Ханкишиевка татар ашлары турында китап язарга заказ биргән. Бу хакта блогер Кама Тамагы районына сәфәре барышында хәбәр иткән, дип яза “Волжские зори”.

Ханкишиев үзе сөйләп үткәнчә, ул май аенда “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисадый форумында катнашкан. “Сезнең башкалага бик теләп килдем, урамнар буйлап йөрдем, форумда катнашучылар белән аралаштым. Казанга соңгы ике хезмәтемне – “Книга о плове” һәм “Книга о чеченской кухне” дигән китапларымны алып килгән идем. Икесен дә республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка бүләк иттем. Берсен ул үзенә калдырды, чеченнәрнең аш-сулары турындагысын исә ярдәмчесенә тапшырып, татар ашлары турында да шундый ук китап кирәк булуын әйтте. Шулай итеп, мин яңа китапка заказ алдым”, – дип сөйләгән блогер.

Ул татар ашлары турында кешеләрнең тарихы аша язарга җыена. “Татарстанда аш-су китаплары бик күп, рецептлар да күп. Республиканың һәр районында кызыклы кешеләрне табып, аларның тарихы аша милли аш-сулар турында сөйләргә мөмкин”, – дигән Ханкишиев.

Безнең белешмә: Сталик Ханкишиев – танылган кулинар, аш-сулар турында язучы, блогер, телевидение тапшыруларын алып баручы, “Казан, мангал и другие мужские удовольствия” кебек, күп кенә китаплар авторы. Парижда Gourmand World Cookbook Awards бәйгесенең “Милли аш-сулар турында 2012 елның иң яхшы китабы” номинациясендә җиңүче.


Фикер өстәү