«Туганыма күптәннән үпкә саклыйм… ничек күңел тынычлыгы табарга?»

– Якын туганыма күптәннән үпкә саклыйм. Ничек кенә тырышсам да, аны кичерә алмыйм. Догалар ярдәмендә берәр ничек күңел тынычлыгы табып буламы икән?

А. Галиева, Казан

Сорауга Лаеш районындагы «Ихлас» мәчете имамы Мөдәррис ГЫЙМРАНОВ җавап бирде:

– Кызганыч, бүген бу мәсьәлә бик актуаль. Әлеге сорауны биргән кешегә, иң беренче чиратта, гыйлем җитмидер. Шайтан тәкәбберлеге аркасында иблис булган. Кеше дә үтермәгән, башка гөнаһ та кылмаган. Нәкъ менә рухи авыруы аркасында шундый хәлдә калган. Шуңа күрә тәкәбберлек шулкадәр зур гөнаһ санала. Гафу сорамаган кеше шушы шайтан кебек. Иблис тә шул сүзне әйтә алмыйча йөри, шуның аркасында Аллаһның рәхмәтеннән мәхрүм ул. Гафу сораганнан ары да гафу итмәүче исә үзен Аллаһтан өстен куя. Кеше зина кылса да, урласа да, хәтта кеше үтерсә дә, Аллаһ Раббыбыз: «Әгәр дә кеше үкенеп, башка моны кабатламыйча, гафу үтенсә, таулар кадәр гөнаһ белән килсәң дә, Мин сиңа үземнең рәхим-шәфкатемне бирермен, гафу итәрмен сине, әй бәндәм!» – ди. Бу дөньяда гафу итә алмаслык әйбер юк. Гафу итә алмау – безнең зәгыйфьлек. Шуңа күрә иң элек бу кеше белән утырып сөйләшергә кирәк. Бу эш кыямәткә кала күрмәсен. Ахирәттә инде мондый мөмкинлек булмаячак, анда исәп-хисап бик каты. Туганыңны да Аллаһ ризалыгы өчен гафу итәргә кирәк.

Динә Гыйлаҗиева әзерләде


Фикер өстәү