Булат Бәйрәмов туйда көлкегә калган: «Мин аның сеңлесе түгел, ә әнисе!»

Булат Бәйрәмов туй-мәҗлесләр үткәрү белән күптәннән шөгыльләнә. Гадәттә, хатыны, популяр җырчы Ләйсән Гыймаева белән бергә эшлиләр. Йөри торгач, кызыклы хәлләр дә килеп чыккалый.

Әле тамадалык эшенең чишмә башында Самара якларына барганнар. Гадәттә, чарага ярты сәгать алдан килә алар, әзер булырга шул җитә, ди. Әмма бу юлы ерак җир булгач, бераз алданрак килергә булганнар. Килсәләр, алар белән бергә бер-бер артлы кунаклар җыела башлый. «Ник иртә килә икән болар», – дип уйлап куя Булат. Баксаң, Самара вакыты бер сәгатькә алда икән! «Ярый әле, вакытлырак чыкканбыз», – ди Булат. Әмма маҗара моның белән генә бетми. Туйны башлаулары була – ут бетә! Инде нишләргә? Булат ике дә уйламый, кунакларны ресторан каршындагы мәйданга чакырып чыгара. Ди-джее баян чыгарып, кунакларны биетә башлыйлар. Утны бер сәгатьтән соң гына бирәләр. Һәм туй дәвам итә.

Тагын бер хәлне искә төшерде Булат. Әле күптән түгел генә булган туй. Кәләшнең әнисе бик яшь, мөгаен, 18 яшьләрдә бала тапкандыр. Кунаклар исемлегенә ышансың, каядыр шушы тирәдә кәләшнең сеңлесе дә булырга тиеш. Булат микрофон белән чараны башлап җибәрә. «Күрегез әле, кәләшнең сеңлесе ничек игътибарлы, апасының чәчләрен, фатасын тигезләп тора», – дип соклана тамада. Теге хатынның күзе шар була. «Мин аның сеңлесе түгел, мин – аның әнисе!» – дип әйтеп куймасынмы?! Булат уңайсызланып куя. «Алар өчесе дә бер-берсенә охшаганнар, барысы да ябык комплектациядә, – дип сөйләде Булат «Ха-ха-ханә»гә. – Аннары бит косметология дә бик алга китте. Кем әни, кем апа, кем сеңел – аңламассың да!» Менә шундый «Санта-Барбара».

Данил Сәфәров


Фикер өстәү