“Вагнер” киткәннән соң мобилизациянең яңа дулкыны кирәкме-юкмы икәнлеген әйткәннәр

“Вагнер” шәхси хәрби компаниясе махсус хәрби операция зонасыннан киткәннән соң мобилизациянең яңа дулкынына ихтыяҗ барлыкка килмәде, якын киләчәктә дә булмаячак ул. Дәүләт Думасының Оборона буенча комитеты рәисе Андрей Картаполов ТАСС хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“Мобилизациянең бернинди дә яңа дулкыны таләп ителмәячәк. Россия Президенты яңа мобилизациянең булмаячагы турында, хәрби хезмәткәрләрне планлы рәвештә контракт буенча җыю турында, берләшмәләр һәм частьләрне, шул исәптән резервтагыларын, планлы рәвештә формалаштыру турында аңлаешлы һәм төгәл итеп әйтте”, – дигән парламентчы.

«Аның сүзләренә караганда, алга таба хәрби мөмкинлекләребезнең кимүенә бернинди дә куркыныч янамый. Кораллы фетнә омтылышы булган көннәрдә “Вагнер” хәрбиләре алгы сызыкта түгел иде, Украина кораллы көчләре һөҗүме алардан башка гына кире кайтарылды, дип искәрткән Картаполов.


Фикер өстәү