Идрисовлар династиясе. «Бу нәсел – батырып эшли торганнардан»

Актаныш районының Иске Теләкәй авылында гомер итүче Идрисовлар  династиясенең гомуми эш стажы якынча 130 елга тула. Әтиләре Риф абый гомер буе тракторда эшләгән, уллары Нияз белән Рәвис тә әтиләре юлыннан киткән, аларның балалары Рияз, Риназ, Нәфис тә механизатор һөнәрен үзләштергән. Без аларны кызу эш вакытында  кайсын – кырда, кайсын сенаж салу базында очраттык.      

«Башка тормышны белмим»

Безне алдан ук: «Нинди генә эш кушсак та, батырып эшлиләр. Бервакытта да «юк» дип әйткәннәрен хәтерләмибез. Ә менә сүзгә саран, үзләре турында сөйләргә бер дә яратмыйлар», – дип кисәттеләр. Чын хезмәт кешесенә хас булган иң төп сыйфатларның берсе әнә шул инде. Без килгәндә Рәвис абый җир эшкәртә иде.  25 елдан артык стажы булган механизатор үзе турында ялындырып кына сөйләсә дә, җир темасына күчкәч, күзләре ялтырый ук башлады.

– Аның исләренә кадәр тәмле бит, бөтен нәрсәдән аерылып тора. Эшкәрткән вакытта аеруча хуш ис тарала. Ничек яратмаска мөмкин аны?! Тик быел дымга тилмерә. Авыр ел булырга охшап тора. Яз ике атнага иртәрәк килде. Төп чәчү 27 апрельгә беткән иде инде. Башка елларны бу вакытта кырга чыга гына идек әле. Күп урында игеннәрне кырау сукты. Аларны кабат чәчәргә туры килде. Яңгыр бездә күз яше кадәр дә яумады, шунлыктан игеннәр дә үсеп китә алмады. Бик борчылабыз. Көн-төн яңгыр телибез, – диде ул.

Абыйсы Нияз белән кечкенәдән бирле әтиләре тирәсендә кайнашып үскән алар.

– Мәктәптән чыгуга кырга әти янына йөгерә идек. Шундый рәхәт вакытлар иде ул. Аннан соң яныма улларым утырды. Икесе дә чәчү вакытында ярдәмчеләрем булды. Техникумны бетергәч, башта олысы кайтты. Менә бүген кечкенә улым, трактор йөртү таныклыгын алып, беренче көн эшкә чыкты. Аларга бервакытта да: «Улым, син авылда калырга тиеш», – дип әйткәнем булды. Алар бу юлны үзләре сайлады. Киңәшләшмичә, ярдәмләшмичә эшләп булмый. Белмәгәнне абый белән без әтидән сорадык, улларым миннән сорый.

Рәвис Идрисовның абыйсы – Татарстанның атказанган механизаторы Нияз абыйның эш стажы тагын да күбрәк. Инде 41 ел тир түгә ул.

– Авылдан китәргә кирәк, дигән уйның башыма кереп тә караганы булмады. Мин башка тормышны белмим дә. Яшьтән үк әти белән тракторда үскән малайлар инде без. Эшемне белеп, яратып эшлим. Җир сыйфатлы эшләүне ярата. Шуңа күрә яхшылап эшкәртәбез, тукландырабыз. Улым да йөземә кызыллык китерми. Беркая да китмим, диде, – диде Нияз Идрисов.

Шул ук вакытта ул хуҗалыкка механизаторлар җитмәвен дә, авылның киләчәге өчен борчылуын да әйтте.

– Шушында үстек, шушында яшәдек, эшләдек, балалар үстердек. Эшләп торсак та, яхшы гына яшәсәк тә, авылның киләчәге барыбер борчый. Ул күзгә күренеп сүнә. Яшьләрнең булмавы аяныч. Эшләргә кеше таба алмыйлар, тракторлар буш тора. Хезмәт хаклары да начар түгел югыйсә. Сезонында тагын да яхшы була. Тормыш итәргә җитә, зарланмыйбыз. Кайда да эшләп ашарга кирәк инде, – диде ул.

«Таң» хуҗалыгында Нияз абыйның улы Рияз, Рәвис абыйның уллары Риназ һәм Нәфис эшли. Рияз хуҗалыкка рәсми төстә 2012 елда армиядән кайткач урнаша. Ә рәсми булмаганы, үзе әйтмешли, балалар бакчасыннан ук.

– Кечкенәдән бирле рульдә инде мин. Әни кырга җибәрмәгән көннәрдә качып чыгып киткән чаклар да булды. Миңа: «Син тракторда тугансыңдыр», – дип әйтәләр иде. Эшемне бик яратам. Яратмасаң, эшләп тә булмый аны. Авылда яшьләр юк, эшләргә кеше аз. Минем үземә барысы да ошый. Хезмәт хакы яхшы, ай саен түләп баралар, яшәргә урын бар. Бабай, әти эзеннән китүем белән горурланам. Авылда калып, аларның фамилиясен, эшен дәвам иттерәсем килде. Кайда төяү, бушату, күтәрү – мин шунда. Аңа кадәр кырда эшләдем, – диде Рияз.

Риназ хуҗалыкта 2016 елдан бирле эшли.

– Китәсе килеп алган вакытлар да булгалады, ләкин күңел авылга тартты. Эшемне яратып эшлим. Сер түгел, күңел төшкән чаклар да, арып киткән көннәр дә була, тик эш белән алары да уза, – диде яшь механизатор.

Таңнар ничек ата

«Таң» хуҗалыгы директоры Рафис Миңнеханов та әтиле-уллы Идрисовларны мактап телгә алды.

– Бу нәсел – батырып эшли торганнардан. Хуҗалык тоткалары булырдай мондый егетләр санаулы гына. Алар кебекләр, авылдан китеп, үз эшләрен булдырды инде. Нияз белән Рәвис үзләре дә, уллары да хуҗалыкны калдырып чыгып китмәде. Моның өчен аерым рәхмәт аларга, – диде ул.

Әлеге вакытта хуҗалыкның 1500 гектар сөрүлек җире, 2500 баш мөгезле эре терлеге бар, шуларның 800е – сыерлар. Уңышлары да җитәрлек. Тик әлегә сүзебез үзенән-үзе борчыган мәсьәләләргә барып ялганды.

– Такталачык авылы якларында шәхси хуҗалыкларда мал күп тоталар. Теләкәйдә алай ук түгел. Халыктан да 3,5 тонна тирәсе сөт җыябыз. Без сөт бәяләрен әллә ни төшермәдек. Бүгенгә кадәр 23 сумнан түләдем. Шуңа күрә әлегә малларны киметүчеләр юк, – диде хуҗалык җитәкчесе. – Ләкин көзгә таба ни буласын әйтеп булмый. Әлегә авыллардан узган елгы печәннәрне ташыйлар. Быел хуҗалыкның халыкка ярдәм итү мөмкинлеге юк. Үзебезне алып чыга алсак ярый әле, чөнки иген уңышына зур өметләр баглап булмый. Гектарыннан 15–20 центнер уңыш җыеп алсак, бик әйбәт булыр иде. Кабаттан чәчкәннәр дә әллә ни үсеп китә алмады. Сатарлык икмәк запасы юк. Киләсе елда да яшисе бар бит әле. Терлек санын арттыру түгел, киметү турында уйлыйбыз. Азык җиткереп булмас. Авыр ел булачак.

 

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

                   


Фикер өстәү