5 июль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Университет ишекләрен ача

1814 елның 5 июлендә Казан император университеты ачыла. Шулай да югары уку йортына нигез салыну датасы 1804 елның 5 ноябрендә, император Александр I тарафыннан раслау грамотасы имзаланган вакыт санала. Казан университеты күп еллар дәвамында Россиянең иң көнчыгыш югары уку йорты була. Казан университетының укыту округы Идел буе, Пенза һәм Тамбов губерналарын, Кама буе һәм Урал буе, Себер һәм Кавказны үз эченә ала.

 Беренче алмаз

1829 елда Урал елгасы ярларында алтын эзләп ком юучы 14 яшьлек крепостной Павел Попов Урал елгасы ярында беренче рус алмазын таба. Ярты карат кристалл өчен (0,1 грамм) ул «ирек» ала. Уралда кыйммәтле ташларны алга таба да табалар. Хәзерге вакытта бу җирдә «1829 елның 5 июлендә Павел Попов тарафыннан беренче Россия алмазы табылган» дип язылган истәлекле таш тора.

«Цитадель» операциясе

1943 елның 5 июлендә Гитлер Германиясе совет сводкаларында Курск стратегик оборона операциясе буларак билгеләнгән «Цитадель» операциясен башлый. Курск сугышы Икенче бөтендөнья сугышының хәлиткеч һәм иң эре сугышларының берсе була һәм 49 көн дәвам итә.

 Олимпиада Россиядә узачак!

2014 елда Россия кышкы Олимпиадада катнашучыларны һәм кунакларны кабул итә. Олимпиаданың Сочида узуы турында бөтен дөнья 2007 елның 5 июлендә белә. Бу карар Гватемалада Халыкара олимпия комитетының 119 нчы сессиясендә кабул ителә. Кышкы Олимпиада-2014 башкаласы исеменә берьюлы өч шәһәр – Сочи, Зальцбург һәм Пхенчхан дәгъва кыла.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү