Елан чакканда нәрсәләр эшләргә ярамый?

Мәскәү өлкәсенең Видное шәһәре хастаханәсе табиб-терапевты Тимур Асанов елан чакканда нәрсәләр эшләргә ярамаганлыгын аңлатып үткән. Табибның киңәшләре күпләрнең күңеленә хуш килү сәбәпле, алар тиз генә арада социаль челтәрләрдә таралган, дип яза “Российская Газета”.

Асанов киңәшләре мондыйрак:
1. Елан чаккан урынны кызган әйбер куеп яндырмаска! Юкса, тәнегезне генә пешерәчәксез. Ярага кызган әйбер кую канга үткән агуның тәэсирен берничек тә киметми.

2. Агуны авыз белән суырмаска! Зыян күрүченең яки коткаручысының хәлен начарайтачак кына бу. Мондый очракта агуның авыздагы лайласыман тышча аша организмга үтеп керү куркынычы зур.

3. Жгут салмаска, җәрәхәт тирәсен киртекләмәскә! Елан тешләгән урыннан өстәрәк бау белән бәйләп кую гангренага китерергә мөмкин.

4. Беркая йөгермәскә, куркуга сабышмаска! Йөгерү кан әйләнешен, димәк, агуның организм буенча таралуын тизләтәчәк.

Бу киңәшләрне беренчедән булып Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының “Разборчивым почерком” телеграм-каналы бастырып чыгарган. Димәк, әлеге тәкъдимнәрне рәсми дип санарга мөмкин.
Табиблар әйтүенчә, елан чакканда, иң элек “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга, елан чаккан аяк-кулны кымшанмаслык итеп бәйләп, медиклар килгәнче ятып торырга кирәк. Канга эләккән агуны киметү өчен күбрәк су эчәргә. Урманга яки табигатькә чыкканда, калынрак кием, күннән яисә резинадан эшләнгән аяк киеме кияргә: еланның аларга теше үтмәячәк.

Экологлар әйтүенчә, Мәскәү өлкәсендә кара елан һәркайда диярлек очрый. Россиянең Европа өлеше урта полосасында яшәүче бердәнбер агулы елан бу.


Фикер өстәү