Рөстәм Миңнеханов: “Ташламалы тариф буенча утильләштерү җыемы алга таба да гамәлдә булачак”

Татарстан Рәисе автомобильләргә утильләштерү җыемын индексацияләү турында карарны аңлатып үткән.

Хокукый мәгълүматлар порталында 1 августтан Россиядә җиңел машиналарга, йөк машиналары һәм автобусларга утильләштерү җыемын индексацияләүне күздә тоткан Хөкүмәт карары пәйда булган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге карарны аңлатып үткән. Аның әйтүенчә Россия Хөкүмәте илебезнең автомобиль сәнәгате өчен мөһим карар кабул иткән. Хәзерге вакытта тик торучы мәйданчыкларны файдалануга кертү, автомобильләрне, аларга компонентлар җитештерү күләмнәрен арттыру бурычы куелган.
Республика башлыгы фикеренчә, индустриаль партнерларыбызны да эшкә җәлеп итәргә кирәк. Татарстан кайбер дустанә илләр белән тыгыз элемтәдә тора. Кабул ителгән чара аларда үзләренең производстволарын Россиядә урнаштыру, шулай ук уртак проектларда катнашу теләге тудырачак. Бу исә предприятиеләрдә эш урыннарын саклап калу һәм яңаларын булдыру мөмкинлеген бирәчәк.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, утильләштерү җыемын индексацияләү Россиядә автомобиль бәясен арттыруга китермәячәк. Ник дигәндә, бәяләр үсүне йомшарту программаларын тормышка ашыру дәвам итәчәк.


Фикер өстәү