Ык елгасында баткан кызның мәетен тапканнар

Азнакай районының Күктәкә авылы яшәүче ике баланың суга батуын хәбәр иткән идек.

18 яшьлек егетнең гәүдәсе 5 июль көнне үк табылды. Бүген исә Ык елгасында кичке сәгать җиде тулып 10 минутта балыкчылар кызның гәүдәсен тапкан.

Исегезгә төшерәбез, Зәрия белән Артур игезәкләр булган. Аларны әти-әниләре 2 яшьлек чакларында тәрбиягә алган була.

Күктәкә авылы халкы: «Шулкадәр тәртипле балалар иде. Суга төшеп юк булдылар…»

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү