Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары – статс-секретарь итеп Татарстаннан чыккан Юрий Муценек билгеләнде. Тиешле боерыкны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.
Ул 2021 елның гыйнварыннан РФ Төзелеш министрлыгының Административ департаменты директоры булып эшләде.