Татарстанда Иделдә 21 яшьлек егет батып үлгән

Казанда водолазлар Щурячий утравы янында Идел култыгында батып үлгән 2002 елгы егет гәүдәсен тапканнар. Аны ярдан 50 метр ераклыкта 7 метрлы тирәнлектә тапканнар.

10.15 сәгатьтә Казанның Киров районында ир-ат чумган һәм кире чыкмаган, дигән хәбәр килгән, ә 15.15 сәгатьтә аны тапканнар. Коену урыны җиһазланмаган булган, дип хәбәр итә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.


Фикер өстәү