Татарстан Рәисе балаларның лагерьларда иминлеге мәсьәләләрен тикшереп торырга кушты

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов балаларны савыктыру лагерьларында иминлек мәсьәләләрен тикшереп торырга кушты.

«Бүген республиканың балалар лагерьларында җәйге савыктыру кампаниясе бара. Беренче сменада 73 мең 429 бала ял итте, икенче сменага 42 меңнән артык бала планлаштырылган», — диде республика Рәисе.

Балалар ялы Кара диңгез яр буендагы 180 оешмада һәм 4 лагерьда оештырылган — Краснодар крае һәм Кырымда 1125 бала ял итә. «Күбрәк булырга да мөмкин, ләкин логистика буенча сораулар бар. Шулай да бу маршрутлар да эшләнергә тиеш», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

47 лагерьда 300дән артык бала ял итә. Чаллыда Лисичансктан 80 бала савыктыру программасын үтә.


Фикер өстәү