Чумган, ләкин кире чыга алмаган: 20 яшьлек егет батып үлгән

Кичә Алабугада 20 яшьлек егшет суга батып үлгән. Ул Шишкин буасында су коенырга бара. Аның гәүдәсен якынча 17.38 сәгатьтә тапканнар. Коткаручыларны шаһитлар чакырткан.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге сулыкта коенырга киңәш ителми. Суга керү тыела дигән тиешле язу да куелган була. Шуңа да карамастан, фаҗига урынында төшерелгән фотосурәтләргә ышансаң, татарстанлы аңлы рәвештә су коенырга киткән.

Мәрхүмнең мәетен ярдан 10 метр ераклыкта өч метр тирәнлектә табып алалар. Нәкъ менә нәрсә фаҗигагә китергәне әлегә билгеле түгел.


Фикер өстәү