Казанда 15 яшьлек кыз өстенә «тарзанка»дан егет егылганнан соң батып үлгән

Казанда 15 яшьлек яшүсмер кыз Урта Кабан күлендә аның өстенә «тарзанка»дан бер егет егылганнан соң батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе хәбәр итә.

Идел буе районындагы вакыйга турында Мәскәү вакыты белән 16:20 дә билгеле булды. Урынга коткаручылар төркеме килгән. Булган хәлдән соң бер сәгать узгач, Урта Кабан елгасыннан үлгән яшүсмер кыз гәүдәсен чыгаралар, ул яр буеннан өч метр ераклыкта һәм 10 метр тирәнлектә табылган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлак булучы күлдә йөзгән вакытта аның өстенә «тарзанка»дан сикергән егет егылган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, яшүсмер кызның үлеме факты буенча тикшерү оештырылган, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.


Фикер өстәү