Казанда «Парк Хаус» сәүдә үзәгендә эвакуация башланган

Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәгендә эвакуация башланган. Бу хакта социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итте.

Эвакуациянең сәбәбе әлегә билгеле түгел, барлык килүчеләрне урамга чыгарганнар. Урынга махсус хезмәтләр, ашыгыч ярдәм машиналары һәм этләр белән кинологлар килгән.

Шәрехләрдә кулланучылар соңгы көннәрдә сәүдә үзәкләрендә эвакуация артык еш була дип яза. Соңгы тапкыр «Парк Хаус» ны бер атна элек эвакуацияләгәннәр. Моңа кадәр эвакуация «Южный» сәүдә үзәгендә һәм «Ривьера» комплексында узган.


Фикер өстәү