Интернеттан шәхси мәгълүматларны ничек бетерергә икәнен аңлаттылар

Технологияләр үсеше белән шәхси мәгълүматлар интернетка эләгә. Бу аларның таралу һәм урлау куркынычын арттыра.

Югары икътисад мәктәбенең илкүләм тикшеренү университеты хокук факультеты укытучысы Михаил Журавлевка сылтама белән «Прайм» агентлыгы хәбәр иткәнчә, әгәр кулланучы үзенең мәгълүматларын ниндидер сайттан юкка чыгарырга уйласа, аңа мәйданчык хуҗаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук, мәгълүматларны законсыз урнаштырган сайтлардан сылтамаларны юкка чыгару өчен эзләү системалары операторлары белән сөйләшергә кирәк. 

«Сайт хуҗаларына турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә тырышыгыз. Кайбер очракларда, әгәр дә контент авторларының усал нияте булмаса, бу чыннан да ярдәм итә ала», — диде белгеч.

Әгәр мондый омтылыш уңышлы булмаса, Роскомнадзорга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 


Фикер өстәү