Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта «Иннопром 2023» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша

Күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы павильоны урнаштырылган, анда республиканың сәнәгать предприятиеләренең төп продукциясе тәкъдим ителә. Рөстәм Миңнеханов җитештерүчеләр белән сөйләшеп, күргәзмәне карады. Бу хакта Рәисне матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмә Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин катнашында уза. Быел партнер ил булып Беларусь Республикасы тора.

Күргәзмәнең төп юнәлешләре: Цифрлы җитештерү, металл эшкәртү, транспорт машиналары төзү, шәһәрләр өчен технологияләр, сәнәгать IT, энергетика өчен технологияләр, яңа материаллар, компонентлар җитештерү, медицина техникасы һәм реабилитация өчен җиһазлар, автоматизация һәм робототехника.

Рөстәм Миңнеханов берничә очрашуда булачак, шулай ук «Алабуга» МИЗда двигательләр җитештерү буенча «Соллерс» компаниясе заводын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашачак.


Фикер өстәү