Балалар бакчасына һөҗүм иткәннәр. 6 кеше һәлак булган

Кытайның Гуандун провинциясендә бер балалар бакчасына пычак белән ир-ат килә һәм һөҗүм итә. Нәтиҗәдә алты кеше һәлак булган, дип хәбәр итә BBC радиотапшырулар корпорациясе, дип яза aif.ru.

Полиция хезмәткәрләре 25 яшьлек шикләнелүчене тоткарлаган. Һәлак булучылар турында мәгълүмат ачыкланмый, шул ук вакытта хокук саклау органнары бу «ниятләп һөҗүм итү» дип хәбәр итә. Инцидент җирле вакыт буенча 07:40 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча 02:40 сәгатьтә) булган.


Фикер өстәү