Татарстанда 37 градус эссе булачак

Татарстанда эссе һава торышы дәвам итә. Бүген республикада термометр баганасы +34 градуска кадәр күтәреләчәк, көнчыгыш районнарда – 37 градуска кадәр. Бу хакта Гидрометүзәк хәбәр итә.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, аерым районнарда яшен һәм боз явуы ихтимал. Көчле җил фаразлана.

Төнлә һава температурасы +18дән +23 градуска кадәр булачак.

 


Фикер өстәү