Әтисе белән йөргән баланы урлаганнар: «Артларыннан йөгергән идем ташландылар, буа башладылар, кулларны каердылар»

Башкортостанның Стәрлебаш районында яшәүче кеше биш ел элек хатыны белән аерылышкан булган. Хатыны уртак баласын әти-әнисенә тәрбиягә калдырып, үзе башка шәһәргә китә. Бу хакта «Кызыл таң» яза.

Тимур улын үз янына ала һәм аны шушы еллар дәвамында тәрбияли. Моннан тыш, ул элекке хатынына алимент та түли.

Күптән түгел ир-ат барысын да законлаштырырга уйлап судка мөрәҗәгать итә. Суд психологик-педагогик экспертиза билгели. Тимур сүзләренчә, алиментны югалтырга теләмичә, элекке хатыны килеп, баланы алдап урлап алып киткән.

«Мин аның баланы урларга җыенганын аңлагач, артыннан йөгердем. Шул вакытта егетләр һәм туганнары миңа ташланды, буа башладылар, кулларны каердылар, машинадан тартып алдылар. Биологик анасы улымны машинага утыртып, китеп барды. Бала куркуыннан елый, «Әти! Әти!“ дип кычкыра. Аннары алар башка машинага күчеп, аэропортка барып җиткән һәм Санкт-Петербургка очып киткән», — дип сөйли ир-ат.

Хәзер аларның кайда булуы билгесез. Ир бала урлау турында гариза язган. Тиз арада табылсын иде инде сабый.


Фикер өстәү