13 июль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара Башваткыч көне

Бу дата венгр архитекторы һәм дизайнеры ЭрнёРубикның туган көненә багышланган. 1974 елда уйлап тапкан башваткычы өчен ул дөньякүләм танылу ала. Баштагы уенчыкның исеме «Магический куб» дип яңгырый. Ә хәзер без аны барыбыз да «Кубик Рубика» исеме астында беләбез.

Казан-Мәскәү

1924 елның 13 июлендә Казан-Мәскәүарасында даими авиарейслар йөри башлый. Самолетлар ул вакытта Горки авылындагы Николай Бычков исемендәге Казан аэростанциясеннән очыпкитә. 1931 елда аэропортны Совет районына, хәзерге ипподром янына күчерәләр. Аның ПатрисЛумумба урамындагы тарихи бинасы әле дә тора.

Чит ил әдәбияты

1955 елның 13 июлендә «Иностранная литература» журналының беренче номеры чыга. Совет чорында ул күп кенә көнбатыш язучыларының иҗаты белән танышуның иң популяр ысулы була.

Россия Банкы

1990 елның 13 июлендә РСФСР Дәүләт банкы, Россия Федерациясенең булачак Үзәк банкы, ягъниРоссия Банкы барлыкка килә. Ел ахырына ул юридик зат була. Филиаллар нигезендә коммерция банкларының киң челтәре барлыкка килә, ә 1992 елда чит ил валютасын сату-алу башлана.

Вәкилсез халыклар һәм милләтләр оешмасы

1997 елның 13 июлендә Отепя (Эстония) шәһәрчегендә Вәкилсез халыклар һәм милләтләр оешмасының (Unrepresented Nations and PeoplesOrganization) бишенче Генераль ассамблеясе башлана. Анда 50 артык делегация катнаша. Алар арасында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, шагыйрь Ренат Харисов та була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү