Рөхсәтсез йөрүче такси авариягә эләккән. Андагы йөкле хатын-кыз һәлак булган

12 июль иртәсендә Башкортостанда булган көчле авария турында хәбәр иткән идек. Юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булган 51 яшьлек «Volkswagen Caravelle» пассажиры йөкле була. Бу хакта «Башинформ»га шулай ук авариядә зыян күргән легаль булмаган такси пассажирлары хәбәр иткән, дип яза «Кызыл таң». 

Республика автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте Стәрлетамак — Белорет — Магнитогорск трассасында булган. 36 яшьлек шофер идарә иткән машина юл читенә төшеп китә. Салонда биш кеше булган. Агентлыкка билгеле булганча, бер пассажирның кулы сынган, берсенең баш мие селкенгән. Машинада үлгән хатынның ире дә булган. Ул хатынының йөкле булуын беркемгә дә әйтмәвен сөйләгән. Яшенә бәйле рәвештә оялган дип фаразлыйлар, ләкин баланың тууын бик теләгән.

ЮХХДИда юл һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә.


Фикер өстәү