Ренат Галиәскәр: «Көзгә өйләнергә иде исәп»

Җәегез ничек уза? Татар артистларының хәлләрен белешеп, әнә шул сорауны бирдек. Өйләнүләр-сөйләнүләр, хыялларның чынга ашуы, никахлы-туйлы урак өсте – кыскасы, берсе бер тик ятмый. 

Ренат Галиәскәр, шагыйрь, алып баручы:

– Әллә ни яңалыклар юк. Өйләнергә иде инде исәп. Көзгә. Шундый уйлар килеп китә. Алар, Аллага шөкер, киләләр дә озак тормыйча китәләр. 2017 елдан бирле шулай инде. Июль айларында эссе кабып ала да августта тагын сүрелә. Шулай яшәп ятыш. Ә җәем күбесенчә шәһәрдә уза. Туйлар, Сабан туйлары гөрли торган чор – безнең эш вакыты бит хәзер. Яңа сезонга җырлар да язабыз.


Фикер өстәү