«МЕГА» сәүдә үзәгендәге IKEA биләгән мәйданчыкларның нинди кибеткә биреләчәге мәгълүм

Россиядән киткән IKEA мәйданын йокы өчен товарлар җитештерүче «Аскона» гипермаркетлары биләргә мөмкин. Компаниянең башкаручы директоры Владимир Корчагов шулай дип белдергән. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

«IKEA мәйданчыкларына килгәндә, чыннан да, бушап калган абруйлы мәйданчыкларның берсе бу. Хәзер без сөйләшүләр алып барабыз, шул исәптән «МЕГА» белән дә», – дигән ул.

Корчагов әйтүенчә, компания 7–8 мең кв. м зурлыгында мәйданнар эзли. Сәүдә үзәкләрендә мондый иркен урыннарны табу җиңел түгел. Шуңа күрә «Аскона» IKEA һәм башка кибетләрдән бушап калган мәйданчыкларны карый, дип өстәгән ул.

«Аскона» 2024 елда биш Askona Home гипермаркетын ачуны күздә тота. Компания барлыгы 50гә якын шундый проектны тормышка ашырырга ниятли.


Фикер өстәү