Бакчадагы гади генә үсемлектән ясалган лимонадның тамак, теш казналыклары һәм эчәклекләр өчен бик файдалы булуын аңлатканнар

Хуҗабикәләр бакчада үсә торган шәмәхә базиликны кышка яшелчә һәм башка әйберләр маринадлауда яратып куллана. «Челнинские известия» язганча, аннан әле тәмле эчемлек тә ясарга була икән.

Моның өчен базилик яфракларын юып, кәгазь салфетка белән корытабыз. Шуннан, графин яки банкага тутырып, кайнап торган су коябыз да капкач белән каплыйбыз. 20 минут тотабыз. Су бик матур шәмәхә төскә керәчәк. Җиңелчә генә изгәләп, 2–3 лимон кисәге салабыз. Шикәр комы өстибез. Суынгач, суыткычка куябыз. Салкын килеш эчәбез.

Бик тәмле эчемлек килеп чыга. Ул шулай ук файдалы үзенчәлекләргә дә ия.

Базиликта эфир майлары күп булганлыктан, эчемлек микробларга һәм ялкынсынуга каршы, тынычландыру үзенчәлекләренә ия. Бу майлар арасында камфара, линалоол, эвгенол бар. Шуңа күрә базилик һәм лимоннан ясалган лимонад салкын тидергәндә, ОРЗ, тамак инфекциясеннән дәвалану өчен бик файдалы булачак.

Моннан тыш эчемлекне һәр көн саен куллану теш казналыклары ялкынсынудан, эч китү, эчәклектә газлар барлыкка килүдән коткара.


Фикер өстәү