Казанда ник үләннәргә, агачларга су сипмиләр?

Быелгы җәй бигрәк эссе икәнен күреп торалар, тик, ни кызганыч, шәһәр урамнарына су сиптермиләр. Урам буендагы агачлар корып бетә бит инде. Элек җәй көне без эшкә барганда, көн саен иртән урамда су сиптерүчеләрне очрата идек. Хәзер беркем юк. Шуңа күрә бөтен җир корый. Казанда ник үләннәргә, агачларга су сипмиләр?

Саимә САБИРОВА. Казан, Дәрвишләр бистәсе

Марсель ӘХМӘТҖАНОВ, Казан башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары:

– Күпкатлы йортларның ишегалларындагы агачлар һәм үләнгә су сибү – идарәче оешма эше, юл һәм тротуар читендәге агач-куаклар өчен район хакимияте җаваплы, ә парк һәм скверларны өлешчә Парк һәм скверлар дирекциясе һәм Казан башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты карап тора. Муниципаль килешү нигезендә агачларга су сибүче подрядчы оешмалар көчәйтелгән режимда эшли. Әмма эсселек сәбәпле барлык агачларны да карап бетерә алмыйлар. Казан буенча су сибүнең махсус графигы гамәлдә. Тәүлек әйләнәсе 40 машина эшли. Ун яшькә кадәрге агачларны карап торалар. Гамәлдәге нормативлар нигезендә, бер агачка 50 литр су сибелә, машина бер килүдә 160 агачка су сибә. Ә аннары аңа яңадан су тутырырга кирәк. Ул әйләнеп килгәнче, бөкеләрдә утырганчы, билгеле ки, вакыт уза. Моны да истә тотсыннар иде. Кайбер агачлар компенсация рәвешендә, ягъни киселгәннәре урынына утыртыла. Андый үсентеләрне район хакимияте балансына тапшырганчы, өч ел дәвамында утырткан оешма карап торырга тиеш.


Фикер өстәү