Автомобильне әрмәннәрдән ал

Санкцияләргә бәйле рәвештә Россиянең финанс системасы һәм эчке базары зур үзгәрешләр кичерә. Россия кибетләрендә ялган техника күләме арта. 100 смартфонның 31е оригинал түгел, диләр. Киләчәктә бу юнәлештә вазгыять тагын да начараер дип фаразлана.

Үзәк банк илдә финанс пирамидалары санының 19 процентка артуын игълан итте. Кешеләр үз теләкләре белән акчаларын мошенниклар кесәсенә күбрәк сала башлаган дигән сүз бу. Илдә акча кытлыгы, дибез, әмма россиялеләр арасында акчаны кая куярга белмәүчеләр саны шактый зур. 2023 елның беренче яртыеллыгында ватандашларның чит илләрдә күчемсез милек сатып алулары 36 процентка арткан. Бер нәрсәне истә тотарга кирәк: 2022 елда бу өлкәдә үсеш темпы ике тапкырны тәшкил иткән. Хәзер россияле акча капчыклары күчемсез милекне Төркия белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә генә түгел, Кариб бассейнындагы экзотик илләрдә дә күпләп ала башлаган. Байларны күчемсез милеккә инвестиция ясап, гражданлык алу мөмкинлеге кызыктыра.

Илнең җиңел автомобиль базарында үзгәрешләр бара. Япон Хөкүмәте Россиягә двигатель күләме 1,9 литрдан зуррак булган автомобильләр кертүне тыярга җыена. Тыю августтан башланыр дип көтелә. Япон машиналарын сөючеләр өчен эш катлаулана, димәк.

Россиялеләр бик аптырап тормый ләкин. Дус илләр аша автомобиль сәүдәсе бар көченә эшли. Әрмәнстан – үз автомобиль сәнәгате булмаган ил – безгә автомобиль экспортын кискен темплар белән үстергән. 2022 елның гыйнварында россиялеләр Әрмәнстан аша 800 мең долларлык автомобиль кайтарган булсалар, 2023 елның гыйнварында аннан машина сатып алу күләме 180 миллион долларга җиткән. Элек бай россияле импорт автомобильләрне автосалонга бара да ала иде. Хәзер Көнбатыш маркаларын ул юл белән алу мөмкинлеге бетте диярлек. Трейдерларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Күпчелек автомобильләр АКШтагы иминиятләштерү аукционнарында сатып алына икән. Авария хәлендәге машиналар анда арзанга сатыла. Шуннан соң аларны Грузиядәге Поти порты аша китереп, Әрмәнстанда ремонтлыйлар, шулай арзанга чыга. Таможня контролен Ереванда үтәләр, чөнки әрмән башкаласы белән Мәскәү арасында пошлинасыз сәүдә турында килешү бар. Россиядә автомобильләр күпкә кыйммәтрәк бәядә сатыла. Үткән ел безнең автомобиль базарында сатылган машиналарның дүрттән өч өлешен тотылган автомобильләр тәшкил иткән.

Әрмәнстан АКШтан автомобиль импортлауны айдан-айга кискен темплар белән арттыра. Россиягә экспорт та шундый ук темплар белән үсә. Ул арада Россия хакимиятләре ОСАГО ремонты вакытында кулланылган запчастьлар файдалануны законлаштырырга җыеналар дигән хәбәр бар. Федерация Советы шул мөмкинлекне тормышка ашырырга тели, ди. Бу хакта «Известия» яза.

                                                        Рәшит Фәтхрахманов

Фото: usedcars.ru


Фикер өстәү