Татарстанда мигрантларны автобус руленә утыртмаска киңәш иткәннәр

Чаллы шәһәре ЮХИДИ башлыгы Радий Кадиков мигрантларны автобус йөртүче вазыйфасына эшкә алмаска киңәш иткән. Бу хакта “Челнинские известия” яза.

“Хәзерге вакытта җитештерүдә дә, оешмаларда да эшче кулларның җитмәве аңлашыла анысы. Әмма хокукларны кысу түгел бу. Производствода эшләсеннәр, ләкин дистәләрчә пассажир йөртүне таләп иткән автобусларда түгел”, – дип билгеләп үткән Кадиков Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында.
ЮХИДИ җитәкчесе үз фикерен мигрантларның Россиягә килеп-китеп кенә йөрүләре белән аңлаткан.

“Мондый йөртүчеләр бүген – бездә, ә иртәгә – якындагы чит илдә. Вакытлыча кешеләр бу”, – дип басым ясап әйткән ул.

Кадиков сүзләренә караганда, быел беренче яртыеллыкта автомобиль йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан аварияләр саны узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда 62 процентка (2023 елда – 13, 2022 елда – 8) арткан. 20 кеше (узган елда – 13 ) җәрәхәтләнгән яки имгәнгән.

Моннан тыш автобус йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2133 очрагы ачыкланган.


Фикер өстәү