Әлки районының Югары Әлморза халкы: “Төлкеләр авылга килеп, койрыкларын болгап тыныч кына йөри”

Әлки районының Югары Әлморза авылына төлкеләр еш килә башлаган. Бүген берсе иртүк сәгать 8дә күренгән. Бәрәңге бакчасыннан кереп, берәүләрнең бер тавыгын буган, икенчесен эләктергән. Узган ел 80 яшьлек Мәрьям әби аптырагач, сәнәк белән кадаган хәтта.

– Тавыклар арасында тыныч кына койрык болгап йөриләр. Әйтерсең, вальс бииләрмени?!Тегеләре дә курыкмый бит аның. Бер тавыкны эләктереп ала да тиз генә сыза, тагын икенчесенә килә. Менә нинди хәйләкәрләр җанварлар. Әле алар авызларын ера, җитмәсә. Шундый кызык. Ишек алдына чыгасың, ә ул син кизәнгән таякка карап тик тора. Котырган төлке инде бу, –ди авылда яшәүчеләр.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү